tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәкертләр имтиханнар тапшырды
Шәкертләр имтиханнар тапшырды

Шәкертләр имтиханнар тапшырды

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете карамагында менә егерме елга якын инде “Дин дәресләре мәктәбе” эшләп килә. Әлеге уку йортына танылган мөгаллимә Асия хаҗия Мөлекова җитәкчелек итә.

Изге Рамазан ае башланыр алдыннан быел мәктәпне тәмамлаучы шәкертләр имтиханнар тапшырдылар. “Биләр” мәдрәсәсе ректоры, имтиханнарны кабул итү комиссиясе рәисе Ильяс хәзрәт Тлявлин төрледән-төрле сораулар биреп, булачак мөгаллимәләр һәм абыстайларның гыйлем һәм әзерлек дәрәҗәсен җентекләп тикшерде. Ә имтихан сораулары шәригать кануннарына, Коръәни-Кәрим китабын дөрес итеп уку кагыйдәләренә, Ислам дине нигезләренә кагылышлы иде. Сынауларны уңышлы үтүчеләргә өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең таныклыклары бирелде.

Соңгы 18 ел эчендә әлеге өч еллык курсларны барлыгы 429 кеше тәмамлап чыккан. “Дин дәресләре мәктәбе”н оештыручы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова белдергәнчә, соңгы елларда әлеге дәресләргә байтак зыялылар (югары белемле интеллегенция) йөри башлаган, шулай ук ирле-хатынлы гаиләләр дә килә икән.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин традицион ислам кыйммәтләрен саклап калып үстерүгә, милләттәшләребезгә дини гыйлем бирүгә, шәкертләрне татарча өйрәтүгә зур өлеш кертүе өчен Асия хаҗия Мөлековага рәхмәт сүзләрен ирештерде. Сез – бик тә бәхетле буын вәкилләре, динебез нигезләрен үзләштереп, Аллаһы кушканча яшәү, үзегез белгәнне башкаларга да өйрәтү мөмкинлегегез бар, диде ул, шәкертләрне сәламләп.

“1 октябрьдә безнең мәктәптә яңа уку елы башланачак. Быел да 1 нче курска шәкертләр кабул итәргә ниятлибез. Гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга, шәригать кануннарын өйрәнергә теләүчеләрне үзебездә көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефон: 89278193869. Шалтыратыгыз, белешегез, килегез!”- ди Асия хаҗия Мөлекова.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*