tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл сәхнәләрендә “Театраль яз”
Авыл сәхнәләрендә “Театраль яз”

Авыл сәхнәләрендә “Театраль яз”

Борай районында “Театр язы” театр фестивале кысаларында авыл мәдәният йортлары коллективларының сәхнә эшләрен карау дәвам итә.

 Борай районында “Театр язы” театр фестивале кысаларында авыл мәдәният йортлары коллективларының сәхнә эшләрен карау дәвам итә.

Яңа Бикмәт авыл мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Өмет” театр коллективы Хәбир Ибраһимовның “Артык гомер” драмасын сайлаган. Сюжет үзәгендә – гаилә мөнәсәбәтләре.

Яруллар һәм Мәвлия озын, карап торуга бәхетле гомер кичергән. Бер генә яктан китек бәхетләре – Ходай аларга бала бирмәде. Аның каравы, туганнары күп. Һәм Ярулланың үлеме шушы туганнарны бергә җыйган да инде. Төп сорау – түшәктә ятучы Мәвлияне кем карар? Аннан да ныграк туганнарны икенче сорау борчый. Ярулланың саклык кенәгәсендә җыелган акчасы кемгә булачак?

Мөлкәт бүлешне Мәвлия ишетеп ята… Энесе алып китәргә булгач, ул бер генә төн өендә кунарга рөхсәт сорый.. Бу аның өчен соңгы төн икәнен аңлый ул… “Ярулла, көт, озакламый очрашырбыз”, – дип күзләрен йома.

Тамашачы күңеленә хуш килгән спектакль жюри тарафыннан да җылы кабул ителә.

-Сез үз рольләрегезне зур осталык белән башкардыгыз. Коллективыгызның нигезен гаилә парлары тәшкил итүе бик матур күренеш. Алар арасына яшьләрнең дә кушылуы аеруча күңелле, – дип, район мәдәният сарае методисты Регина Ринат кызы  артистларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чыганак: omet-rb.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*