tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйнәб Кильдеева – иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зәйнәб Кильдеева – иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зәйнәб Кильдеева – иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы

20, 21, 22 мартта “Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы” Бөтенроссия бәйгесе Казан шәһәренең “Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасыннан 20 педагог һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән – Мордовия, Марий Эл, Чуваш республикаларыннан, Башкортстан, Төмән, Киров, Пенза, Саратов, Түбән Новгород, Самар өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәү шәһәреннән укытучылар катнашты. Мордовия Рес-публикасын Кадошкино районы “Большеполянская ООШ” мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева тәкъдим итте.

Һөнәр бәйгесе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатыннан уздырылды.

Шулай, 20-21 мартта Татарстан Республикасы конкурсантлары дә-ресләр һәм методик остаханәләр күрсәттеләр. Аларны ТР Мәгарифне үстерү институты, КФУ, ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләреннән торган конкурс жюрилары бәяләгән. Өч конкурс сынавы нәтиҗәләре буенча (медиавизитка, дәрес, методик остаханә) конкурсның икенче этабына үткәннәр финалда – Татарстан Республикасының 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 12 педагог ярышты.

20-21 март көннәрендә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән 12 укытучы дәрес, сыйныф сәгате, мастер-класс, методик остаханә бәйгеләрендә көч сынашты. Аларны Казан федераль университеты, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасының фәннәр академиясе белгечләре бәяләде. Иң яхшы татар теле укытучысы 22 март көнне Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узган пресс-конференциядән соң билгеле булды.

Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева – “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2024” Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчесе. Конкурс сынауларында Зәйнәб Хөсәен кызы туган телне өйрәнүдә инновацион технологияләрне куллану буенча үзенең иҗади алымнарын күрсәтеп, югары нәтиҗәгә иреште. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңүче булды. Ярышта алган хис-кичерешләре белән Зәйнәб Хөсәен кызы уртаклашты:

– Мин Казан шәһәренең “Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы Рамиль Гомәр улы Ханнанов җитәкләгән 5нче сыйныфтагы 35 укучының уникесе белән дәрес үткәрдем. Укучыларым тәрбияле, белемле, актив булдылар, ә җитәкчеләре – зур хәреф белән язылган педагог. Үземне үз мәктәбемдә күк хис иттем; педагогик тәҗрибәм белән уртаклашырга уңай мөхит тудырылган иде.

Тулаем алганда, чараны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы югары дәрәҗәдә оештырган: җитәкчеләренә һәм бүлек белгечләренә – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы бүлеге җитәкчесе Гулия Фархат кызы Мусина белән Төбәкара хезмәттәшлек секторының баш белгече Әлфия Гафиятулла кызы Әхәтовага, профессионаллар буларак киңәшләре, чын-чынлап конкурсантлар өчен янып йөргәннәре өчен зур-зур рәхмәтләремне белдерәм. Конкурсның һәрбер этабы уйланылган, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Шуңа да конкурсантлар буларак үзебезне иркен хис итеп, белгәннәребез белән уртак-лаша алдык. Татарстан укытучы абруен үстерә, укытучыны хөрмәт итә һәм киләчәк буынны тиешле дәрәҗәдә белемле итеп, тәрбияле итеп үстерергә тырышулары турында инандык. Зур-зур рәхмәтләремне ярышта катнашкан хезмәттәшләремә белдерәм. Без дуслашып, туганнар төсле бер-беребезгә ярдәмләшеп ярыштык!

Язмышыма рәхмәтле мин. Бик тату коллективта эшлим. Иң беренче чиратта Кадошкино районы “Большеполянская ООШ” мәктәбенең җитәкчесе Светлана Наиль кызы Кильдеевага һәм коллективыма чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Алар миңа ышандылар, коллективым миңа таяныч булып, гел ярдәм кулы сузып торалар. Уңышымның саллы өлешен алар белән бергә ирештем.

Наилә НАСЫРОВА 

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*