tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәшчеләр ярыштылар
Көрәшчеләр ярыштылар

Көрәшчеләр ярыштылар

Казанда билбау көрәше буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Россиянең 39 төбәгеннән килгән 400дән артык спортчы арасында өлкәбез көрәшчеләре дә лаеклы урын алдылар. Яшүсмерләр өч яшь категориясендә көч сынаштылар. Безнең 9 спортчы 2нче һәм 3нче урыннарны алуга ирештеләр.

Аңа кадәр әлеге дәрәҗәле бәйгегә барыр өчен юллама алырга кирәк иде. Февраль аенда Төмәндә өлкә чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Анда өлкәнең төрле төбәкләреннән татар көрәше белән шөгыльләнүче 170ләгән спортчы җыелды.

Көрәш буенча дөнья күләмендә җиңүләр яулаган батырлар тәрбияләгән Индрәй поселогы тренеры Тимур Сагитуллин үзе генә 19 егетне алып килгән. Алар уңышлы чыгыш ясап, 16сы призлы урыннар алды.

Дөнья күләмендәге көрәш бәйгесендә чыгыш ясаган Руслан Ариповка спорт мастеры исеме тапшырылды. Тагын 6 егет спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булды.

Гомум нәтиҗә буенча командалар арасында 1 урынны Төмән районы җыелма командасы, 2нчене – Төмән шәһәре җыелмасы, 3нче урынны Индрәй поселогы командасы алды.

Ирләр арасында иң яхшы көрәшче итеп Роман Показаньев, иң яхшы техникалы көрәшче итеп – Руслан Арипов танылды. Ә яшүсмерләр арасында иң яхшы техникасы өчен бүләкне Ислам Таштимиров, «җиңүгә омтылыш» өчен Данил Бушуев, «иң яхшы ыргыту» өчен Данил Ярмөхәммәтов алды, ә иң яхшы көрәшче Евгений Елохин булды.

Индрәйнең яшь көрәшчесе Риналь Кәримов үз категориясендә җиңү яулады. Әнисе Риммадан кичерешләре белән уртаклашуын сораштык.

-Балама бик ошады. Дөресен генә әйткәндә, ул беренче урынны алганын шунда ук аңламады, аңа ышанмады. Күрәсең, дулкынлангандыр. Ярышлар алдыннан ул өчлектә булырга тиешлеген әйтте. Бу аның беренче җиңүе, ул бары тик 2 ел гына шөгыльләнә. Әлбәттә, без бик шат. Тик тукталып калырга ярамый, ул әле эшләргә һәм эшләргә тиеш. Риналь беренче урынга чыккач, мин улым өчен шатлыгымнан еладым.

Барлык көрәшләр дә мавыктыргыч булды. Безнең егетләр барысы да яхшы әзерлекле. Тимур абыйлары Сагитуллин һәр тәрбияләнүчесе өчен борчыла. Зур көч куюы, хезмәте өчен аңа чиксез рәхмәт. Мин спортчыларыбыз һәм тренерыбыз белән горурланам.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*