tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өч алтын һәм бер бакыр
Өч алтын һәм бер бакыр

Өч алтын һәм бер бакыр

Илебезнең иң борынгы шәһәрләреннән бул­ган, татарның тирән эзе яткан Рязаньда бил­баулы көрәш буенча 22-24 март көннәрендә Россия Кубогына ярышлар булып үтте. Анда Россиянең 25тән артык төбәгеннән һәм кай­бер якын чит илләрдән 300гә якын иң көчле көрәшче келәмгә чыкты һәм Дөнья Кубогы ярышларына юллама өчен бил алышты.

Бу спорт чарасында хөрмәтле кунаклар булып, Бөтенроссия милли көрәш федера­циясе президенты Рушан Рамазанов (Суык­су), Түбән Новгород өлкәсе билбаулы көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаипов (К.-Пожар) катнашты.

Әйтергә кирәк, безнең өлкә көрәш федерациясе яңа президент белән яңача эшли башлагач, күп нәрсәләр тәртипкә салынды һәм шуның бер уңай нәтиҗәсе – безнең хөкемдарлар, категорияләр яклап, хәзер Бөтенроссия турнирларына чы­гып йөри башлады. Мәсәлән, Ря­зань шәһәрендә әле генә булып үткән ярышларда грибанлы Камил Шәймәрданов белән тукайлы Рафа­эль Арифуллин (1 фото) хөкемдарлар вазифаларын югары дәрәҗәдә баш­карып кайтты.

Көрәшчеләребезгә килгәндә, Мәскәү һәм Түбән Новгород командалары өчен нәкъ безнең төбәк көрәшчеләре чыгыш ясады һәм кайберләре җиңү дә яулады. Рушан Ринатовичның ярдәмче-киңәшчесе, Мәскәүдә яшәүче сафаҗайлы Рафа­ил Вильданов безгә хәбәр биргәнчә, абсолют авырлыкта аның авылдашы Марат Усманов, 90 килограмм авыр­лыкта Кече Рбишчадан Эмиль Ни­заметдинов, 82 килограмм үлчәмдә Ишавылдан булган Дамир Юсупов алтын медальләр яулаган, ә Рбишча- Кочко-Пожар оныгы Камил Хәй­ретдинов шул ук 82 килограммлык категориядә бакыр медальга лаек булган.

13 апрельдә Сергачның “Лидер” ФСКсында билбаулы көрәш буенча зур турнир узачак.

“Бу ярышларда иң көчлеләрне өч яшь төркемендә өлкә җыелма ко­мандасы өчен сайлап алачакбыз. Мәсәлән, 2007-2009 елларда туучы­лар арасында Россия чемпионаты якын киләчәктә Әстерханда узачак, 2004-2006 елгыларны Томск кабул итәчәк, ә 18 яшьтән узган көрәшчеләр Пермьдә ярышачак”, – дип белдерде өлкә милли көрәш федерациясенең баш тренеры Рамил Мусин.

Көрәш темасы турында сөйләгәндә, беренче чиратта, сабантуйлар күз алдына килеп баса. Шул уңайдан төбәгебездә булачак милли бәйрәмнәребезнең исемлеген тагын бер кат искәртеп үтәргә булдык.

1 июнь – Дзержинск;

8 июнь – Ишавыл;

15 июнь – Уразавыл;

29 июнь – Т.Моклокасы;

6 июль – Суыксу;

13 июль – К.-Пожар;

14 июль – Мәдәнә;

20 июль – И.Мочали;

21 июль – Пашат;

27 июль – Т.Новгород.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*