tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Республика ифтары узды
«Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Республика ифтары узды

«Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Республика ифтары узды

Казанда «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Республика ифтары узды. Чарада Татарстанның төрле почмакларыннан 12 мең кеше, шул исәптән мохтаҗлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, шулай ук төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты.

Чарада катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре бар иде.

Кичке намаз вакыты җиткәч, катнашучылар авыз ачтылар. Соңрак коллектив намаз укылды. Плов традицион рәвештә төп сый иде. Шулай ук һәр кунак өчен киптерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр, су, соклар, лимонад тәкъдим ителде.

Фото: Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*