tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чишмә районы Келәш авылының мәдәният сараенда бәйге узачак
Чишмә районы Келәш авылының мәдәният сараенда бәйге узачак

Чишмә районы Келәш авылының мәдәният сараенда бәйге узачак

«Дәү әни сабаклары» бәйгесе буенча оештыру комитеты Келәш авыл мәдәният сарае директоры Мусина Руфина Зинфир кызы һәм Ар авыл советы рәисе Муратов Алмаз Салигаскарович белән очрашып чара турында сөйләште.

17 май көнне 16:00 сәгатьтә Чишмә районы Келәш авылының мәдәният сараенда – дәү әни белән онык һәм оныкачлар арасындагы мөнәсәбәтләрне, буыннан- буынга килгән йола, гореф-гадәтләрне чагылдырган бик матур конкурс узачак!

“Дәү әни сабаклары” исемле бәйгедә Кушнаренко, Иглин, Борай, Уфа, Чишмә районнарыннан, Нефтекама шәһәреннән килгән гаиләләр катнаша, фойеда алар әзерләгән матур күргәзмә дә булачак.

Оештыручылары: Чишмә районы хакимияты, «Твой дом» оешмасы һәм Башкортстан татарлары Конгрессы.

Мәртәбәле кунаклар: Башкортстан һәм Русия Федерациясе Язучылар Берлеге әгъзасы – Дилә Булгакова, Башкортстанның халык Татарстанның атказанган артистлары – Идрис Кәлимуллин, Гөлназ Мөхаммәдиева, автор башкаручы – Флёра Шәрипова!, “Нәүрз” ансамбле (җтәкчесе Лилия Мөхәмәдиева)

Чыганак: kongresstatarufa

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*