tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар хәзрәт Гарифуллин: “Дингә һәм милләткә хезмәт итүдә гаилә зур роль башкара”
Айдар хәзрәт Гарифуллин: “Дингә һәм милләткә хезмәт итүдә гаилә зур роль башкара”

Айдар хәзрәт Гарифуллин: “Дингә һәм милләткә хезмәт итүдә гаилә зур роль башкара”

Казанда XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә. Бүген “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш уза.

Пленар утырышта Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте Рәисенең беренче урынбасары Айдар хәзрәт Гарифуллин үз гаиләсе турында сөйләде. Аның әтисе әлеге көндә әтием Ерак Көнчыгышта хәрби бүлекләрдә дини эшчәнлеген алып бара, Оборона министрлыгы һәм Тын океан флоты белән хезмәттәшлек итә. Әнисе Татарстан Республикасы Уруссуның “Фәнис” мәдрәсәсендә гыйлем ала.

-Дингә һәм милләткә хезмәт итүдә гаилә зур роль башкара. Гаилә белән бер юнәлештә хезмәт итүебез, бергә һәм бердәм булуыбызның, динебез ислам һәм милләтебезгә карата олы хөрмәт-мәхәббәтебезнең дәлиле булып тора. Һәм бу безгә даими рәвештә көч-дәрт өсти, күтәренке рух белән эшебезне тагы да дөресрәк, җитезрәк башкарырга ярдәм итә, – дип билгеләде Айдар хәзрәт Гарифуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*