tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дин әһелләре Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе белән таныштылар
Татар дин әһелләре Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе белән таныштылар

Татар дин әһелләре Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе белән таныштылар

Бүген Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе белән таныштылар.

Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә бөтен дөньядан 4,5 меңнән артык товар тәкъдим ителеп, 5 мең квадрат метр мәйданны били. Россиядә иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясындагы әйдәп баручы компанияләр җитештергән, тиешле сертификаты булган азык-төлек, кием, аксессуарлар, косметика һәм башка товарларны сатып алырга мөмкин.

Ярминкәдә Бөтендөнья Татар конгрессы «Татар базары» бренды астында ярминкәнең аерым блогын оештырды. Блок Россия Федерациясе төбәкләреннән 57 компанияне берләштерә. Биредә Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Киров, Омск, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләреннән, шулай ук Чувашия, Ырымбур һәм Пермь краеннан җитештерүчеләр катнаша.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*