tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: “Без чит ил кунакларына Россиядәге Исламның тирән тарихын, мәгърифәтлелеген танытабыз”
Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: “Без чит ил кунакларына Россиядәге Исламның тирән тарихын, мәгърифәтлелеген танытабыз”

Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: “Без чит ил кунакларына Россиядәге Исламның тирән тарихын, мәгърифәтлелеген танытабыз”

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза. Бүген “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш уза.

Биредә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады.

– “Россия – Ислам дөньясы”, “Россия – Казан форум”ы җир шарының төрле материкларыннан сәясәтчеләр, фикер ияләре, эшмәкәрләр, икътисадчыларны җыя. Шул ук көннәрдә Россиянең төрле төбәгеннән килгән дин әһелләрен бергә Казанда туплау – аерым бер мәгънәгә ия. Без чит ил кунакларына Россиядәге Исламның тирән тарихын, аның күпмилләтлелеген, мәгърифәтлелеген, башка диннәр белән дуслыкта, хезмәттәшлектә, тынычлыкта яши алганын танытабыз, – диде ул.

Шулай ук пленар утырышта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*