Әлмәт бала тудыру йортыннан чыгучы сабыйларны милли киемнәргә киендерделәр.
Кызлар өчен-калфак, малайлар өчен-түбәтәй. Мондый киемдә Сабантуй хөрмәтенә Әлмәт бала тудыру йортыннан сабыйларны чыгардылар. Оешманың матбугат хезмәтендә ата-аналарга мондый гадәти булмаган фотосессия тәкъдим ителгәнен сөйләделәр. Костюмнарны махсус татар бәйрәменә әзерләгәннәр. Шулай итеп, идея авторлары мәдәни мирасның кыйммәтен күрсәтергә теләгәннәр. Балаларның әти-әниләре истәлеккә фотолар алдылар.
Чыганак: almet-rt.ru