tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер язучылары иҗатын өйрәнәбез
Сембер язучылары иҗатын өйрәнәбез

Сембер язучылары иҗатын өйрәнәбез

Ульяновск шәһәренең «Бердәмлек» милли китапханәсендә “Гакыйль Сәгыйров укулары” дип исемләнгән бишенче төбәкара фәнни–гамәли   конференциядә катнашучыларны һәм Сембер-Ульяновск төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан уку бәйгесендә җиңүче укучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге чара Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев һәм институтның баш белгече Әлфия Абутдинова, китапханәнең татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Сәмигуллина тарафыннан оештырылган иде. Аларгы чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.

Җиңүче исеменә лаек табылган балаларга – Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе 6 сыйныф укучылары Алинә Куликова, Лилия Кәлимуллина, Камилә Ибраһимова белән Сабина Шариповага, Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Мәдинә Хансевярова белән Хава Ягудинага, Барыш районы Калда авылы урта мәктәбе укучылары Рагиб Таиров, Илдар Батраев белән Динара Чагаевага, Чардаклы районы Абдулла авылы мәктәбе укучысы Ильмир Файзулловка тантаналы рәвештә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук призлы урыннар алучы балаларга – Димитровград шәһәреннән Гүзәл Саттарова белән Антон Левченко, Чардаклы районы Абдулла авылы мәктәбеннән Заринә Рахматуллина, Ульяновскиның 64 нчы мәктәбеннән Умәр Мавлютов, Иске Кулаткының 1 нче урта мәктәбеннән Альбина Узбекова белән Альмира Ханбикова, Барыш районы Калда урта мәктәбеннән Илдар Батраев, Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбеннән Ләйсән Нугайбекова, Усман Тимербулатов, Ильяс Ягудин, Ләйсән Шафеева, Ибраһим Шабанов белән Хәмит Абубякяровны да дипломнар белән шатландырдылар.

Балаларда милли үзаң тәрбияләү максатында фәнни конференцияләр, әдәби укулар оештырган өчен мәгариф үсеше институтына, өлкә татар автономиясе белән 17 нче милли китапханәгә ерак юлны якын итеп килгән укытучылар, әти-әниләр, барча кунаклар исеменнән рәхмәт сүзләре юллыйбыз.

Нәсиха ЯГУДИНА,

Зур Чирекле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*