tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсеннән балалар Казан шәһәренә килделәр
Омск өлкәсеннән балалар Казан шәһәренә килделәр

Омск өлкәсеннән балалар Казан шәһәренә килделәр

Бүген, 22 июнь, Омск өлкәсе Усть-Ишем муниципаль районыннан 14 бала Актаныш районы «Бүләк» лагере базасында төбәк-ара профильле сменада ял итү максаты белән Казан шәһәренә килеп җитте.  Лагерьда балалар 9 июльгә кадәр ял итәчәкләр.

Казанда аларны Бөтендөнья татар конгрессының  Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитетының баш референты Ләйсән Галимова каршы алды. Ул укучыларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бүген балаларга Казан буйлап экскурсия оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*