tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда галим, танылган конструктор Илдус Мостюков белән хушлаштылар
Казанда галим, танылган конструктор Илдус Мостюков белән хушлаштылар

Казанда галим, танылган конструктор Илдус Мостюков белән хушлаштылар

Бүген Татарстан Дәүләт Советында галим, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков белән хушлашу уңаеннан гражданнар мәрасиме узды.

Илебезнең талантлы улы белән хушлашырга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һ.б. рәсми затлар килгән иде.

Мәрасимне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев алып барды. Ул мәрхүм белән хушлашырга килүчеләр алдында галимнең тормыш һәм хезмәт эшчәнлеге турында нотык тотты. Фәнни эштән тыш Илдус Шәйхелислам улының соңгы елларда иҗтимагый өлкәдә дә актив эшчәнлек алып баруын ассызыклады. Шулай ук Васил Шәйхразыев Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинның кайгы уртаклашу телеграммасын да укып ирештерде.

Алга таба сүз ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде. Фәрит Хәйрулла улы әлеге югалтуны олы югалту булуын искәртеп,  Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да кайгы ураклашу сүзләрен җиткерде. Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе Илдус Шәйхелислам улы үз гомере тарихын гына түгел, ә хәрби конструктор буларак республика, илебез тарихын да язды, – дип ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, танылган совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков 6 июль көнне вафат булды. Аңа 96 яшь иде.

Белешмә өчен:

Ил күләмендә гомумсоюз дәрәҗәсендәге генераль конструктор һәм «свой – чужой» («үзеңнеке – читнеке») дәүләти тану системасы буенча илдәге баш институтның шәрәфле директоры Илдус Мостюков 1928 елның 6 мартында Казанда туган. 1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлый һәм «Казэнерго»да токарь-электрчы булып эшли башлый. Предприятиедә ул диспетчерлык хезмәтенең өлкән инженеры вазифасына кадәр юл уза. Шул ук вакытта башта Мәскәү энергетика университетында, аннары Казан авиация институтына күчеп укуын дәвам. Укуын тәмамлагач, Казан авиация радиоаппаратурасы заводының 294 нче махсус конструкторлык бюросына җибәрелә, биш ел эчендә конструкторлык бюросының бүлек начальнигы итеп билгеләнә.

Үз илебезнең яңа гомуми гаскәри радиолокацион кораллану системасын булдыру буенча эш башлангач, Казан авиация радиоаппаратурасы заводының 294 нче махсус конструкторлык бюросы илнең баш институтына әйләнә, ә Илдус Мостюков аның җитәкчесе була. 1962 елдан 1989 елга кадәр биредә күп төрле хәрби техника системалары һәм үрнәкләре эшләнә. «Үзеңнеке-читнеке» системасын булдырган өчен Мостюковка Социалистик хезмәт Герое исеме бирелә. Галим булдырган эшләнмә Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек була.

Фәнни эштән тыш, Мостюков иҗтимагый эшчәнлеккә зур игътибар бирә. Мәсәлән, ул ТАССР Югары Советы һәм Казан шәһәр Советы депутаты була. 1999 елдан «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе вазифасын үти, Республика ветераннар советы президиумы һәм «Татарстан — яңа гасыр» сәяси советына керә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*