tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өлкә мөфтиен бүләкләделәр
Өлкә мөфтиен бүләкләделәр

Өлкә мөфтиен бүләкләделәр

Губернатор Алексей Русских өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллинга “Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” билгесен тапшырды.

Россия көненә багышланган тантаналы чарада төбәгебез башлыгы Алексей Русских өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллинны “Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” (“За заслуги перед Ульяновской областью”) дип аталган билге белән бүләкләде.

Мөхтәрәм мөфтиебезнең рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрне саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүе, Ульяновск өлкәсе территориясендә нәтиҗәле иҗтимагый һәм актив мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып баруы төбәк җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*