10 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә барачак.
Биредә II Халыкара Иртыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы һәм Омск өлкәсенең Усть-Ишим муниципаль районында су басудан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә узачак.