tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле мөхтәсибәтендә Вәлиулла Хәсәнов укулары узачак
Чүпрәле мөхтәсибәтендә Вәлиулла Хәсәнов укулары узачак

Чүпрәле мөхтәсибәтендә Вәлиулла Хәсәнов укулары узачак

13 июльдә Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында «Вәлиулла Хәсәнов укулары» фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге чара Яңа Ишле авылы һәм Тау ягы (Татарстанның көньяк-көнбатыш өлеше) тарихын өйрәнүгә багышланган һәм ул татар зыялыларын, дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен, туган як тарихын өйрәнүчеләрне җыячак. Конференцияне Чүпрәле районы хакимияте ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чүпрәле мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Вәлиулла Хәсәновның нәсел дәвамчылары оештыра.

Конференция Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелә. Программага танылган шәхесләрнең каберләрен зиярәт итү, «Вәлиулла чишмәсе» суын авыз итү, фәнни конференция утырышында катнашу кертелгән.

Җыен барышында авылның барлыкка килүе һәм биредә яшәүче халык тарихы, авыр елларда мәчетләрне торгызу, татар телен һәм мәдәниятен саклау хакында чыгышлар булачак. Мисал өчен, Индус Таһиров, Энгель Таһиров, Наил Таиров, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Миңгол Галиев, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, шулай ук танылган дин әһелләре – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан шәһәре Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның чыгышлары көтелә.

  • Вәлиулла Хәсәнов (1883 – ?) – күренекле шәхес һәм Яңа Ишле авылының имамы, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган, һәм аның күмелгән урыны әлегә кадәр билгеле түгел.
  • 2024 елның 13 июлендә Вәлиулла Хәсәновның тууына 141 ел тула.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cuprale-moxtasibatenda-valiulla-xasanov-ukulary-uzacak-5890305

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*