tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергачта Хәйдәр Бигичевны искә алдылар
Сергачта Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

Сергачта Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

Безнең күренекле якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичевның 16 июньдәге 75 яшьлек юбилее уңаеннан, 19 июнь көнне Сергачның үзәк мәйданында аның якты истәлегенә “Якташка – якташлардан” дигән зур хәйрия концерты булып үтте.

Бу идеянең авторлары – Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаипов һәм “Туган як моңнары” өлкә ансамбле җитәкчесе Дамир Фәйсханов. Ә шушы тарихи проектны тормышка ашыручылар булып Сергач округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, өлкә “Туган як” газетасы һәм “Туган як моңнары” ансамбле чыкты. Татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Пильна, Спас округларының җирле үзидарә башлыклары, өлкә Диния нәзарәте, Татарстанның Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды һәм Нижгар татарлары конгрессы җитәкчелеге әлеге чарага теләктәшлек белдерде.

Якташ артистларны барлау, алар белән элемтә урнаштыру һәм концертның сценариесен төзү “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗановка йөкләнгән иде. Бу чараның генераль мәгълүмати партнёры булып та «Туган як» газетасы чыкты.

“Беренче коймак төерле була” дигән әйтемне барыбыз да белә. Әмма ләкин безнең очракта бу гыйбарә үзен акламады дип әйтәсе килә.

Рухы шат булды дип уйлыйм

Кадерле дусларым, абыемны хөрмәт итеп килгәнегез өчен барыгызга, барыгызга олы рәхмәтләремне ирештерәм. Нинди матур бүген көн. Ә бит моңа кадәр яңгырлар дөньяны ишеп алды. Биш ел элек Чүмбәли сабан туенда да шундый хәл күзәтелде, менә бүген Сергачта да иртән шундый хәл иде. Ә хәзер күк йөзен карагыз, машаллаһ, Хайдәр абый хакына Раббым нинди матур һава торышы бүләк итте, аның җаны безнең янда төсле тоела.

75 яшь… булган булыр иде. 1 яшеннән 49 яшенә кадәр – бигрәк кыска гомер. Шушы кыска гомер эчендә дә абыем бик зур мирас, үрнәк алырдый эшләрен калдырды…

Бүген менә Сергачның нәкъ үзәгендә абыема багышланган матур бәйрәм үтә. Шундый концерт биредә беренче тапкыр, диләр. Бу башлангыч дәвамлы булсын, безнең шәхесләребезгә багышланган концертлар булып торсын иде. Онытмыйк аларның хезмәтләрен.

Хәйдәр абыемның кыска гомерендә ачысы да, төчесе дә булды. Барысын да күрде. Әмма ул тамашачысын яратты, аңа һаман тугры кала бирде. Бер генә дә репитировать итмичә сәхнәгә чыкмады. “Һәр җырыңны соңгы тапкыр башкарам дип, бөтен җаның-тәнең белән аны башкарырга кирәк”, – дия иде.

Кадерле дусларым, без аның яшәгән вакытта кадерен белдекме икән? Үлгәч кадерләү – ул бүтән. Ә бит тере булса, ул ничек шатланды иде сезнең алдыгызга чыгып басып җырласа…

Шушы концертны оештыручыларга, җыелган тамашачыма, ерактан килгән кунакларга, Бөтендөнья татар конгрессына, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенә, татарлар яшәгән төбәк башлыкларына баш иеп, олы рәхмәтләремне әйтәм. Абыемның дәрәҗәсен бигрәк олыладыгыз. Шушы эшне башлап җибәргән Ирфан Таһир улына, аның командасына аерым рәхмәт.

Минемчә, аларның бу хакта җан атып йөрүләренең нәтиҗәсе матур гына килеп чыкты. Абыемның рухы шат булыр дип уйлыйм.

Халидә БИГИЧЕВА,

Татарстанның атказанган артисты.

Шатлыгыннан җырлап җибәрде

Профессиональ алып баручы, оста башкаручы, талантлы баянчы һәм татлы телле тамада Ринат Яруллинны концертыбызның хөрмәтле кунакларыннан булган Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләгәч, Ринат Максут улы иҗади казанышын шулай югары бәяләгәннәре өчен БТК җитәкчелегенә, Татарстанның мәдәният министрлыгына, шушы инициатива белән тиешле органнарга чыккан якын дусты, Сергач татарлары лидеры Ирфан Таһир улына олы рәхмәтләрен белдерде һәм шатлыгыннан җырлап та җибәрде.

Ә моңа кадәр Данис Фәнис улы милләтебез каршындагы олы хезмәтләре өчен әлеге проектның идея авторы Ирфан Шаиповны, Сергач округының җирле үзидарә башлыгы Олег Радаевны, депутатлар Советы рәисе Равил Мангушевны, Сергач шәһәренең үзәк район мәдәнияте йорты директоры Дмитрий Федоринны һәм Сергач округының уңышлы фермеры һәм мәрхәмәтле меценаты Фаил Арифуллинны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, БТК игълан иткән “Шәхесләр елы”нда үз шәхесләрен шулай зурлаганнары өчен Сергач татарларына олы рәхмәтләрен белдерде. “Бу җирлектәге милләтпәрвәр егетләребез соңгы елларда халкыбыз файдасына башкарып килгән зур һәм мөһим гамәлләре исәбенә татар дөньясындагы алдынгы төбәкләр сафына ышанычлы адымнар белән кереп бара”, – дип сөйләде Данис Фәнис улы.

Әлеге тарихи һәм истәлекле вакыйгага үзенең хәер-фатыйхасын өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров бирде, ә хуҗалар исеменнән барча артистларны һәм бөек җырчыбызның якты истәлегенә олы хөрмәт белдереп килгән милләттәшләребезне Сергач округының депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев җылы сәламләде, Халидә Бигичеваны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Кызыл Октябрь, Пильна һәм Спас округлары башлыклары исеменнән күп санлы тамашачыларны (мең тирәсе) Рамил Сафин, Мирзәхләм Абдулганиев һәм Рамил Салихҗанов сәламләделәр, билгеле бер төркем артистларны бүләкләделәр. Шулай ук хөрмәтле кунакларыбыз – Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фаттахов белән Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гөлнара Абдуллина да, бу концертның мәгънәсенә югары бәя биреп, берничә артистыбызга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Ә концертны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, яндавишчалы якташ җырчыбыз Наилә Фатехова “Нижгарларым” җыры белән ачып җибәрде.

Тарихи вакыйга сәбәпчеләре

Легендар татар җырчысы, күренекле якташыбыз Хайдәр Бигичев истәлегенә багышланган «Як­ташка – якташлардан» дигән хәйрия концертын 19 июньдә Сергачның үзәк мәйданында тиешле дәрәҗәдә уздырырга ярдәм иткән барлык артист­ларга да олы рәхмәт белдерәбез.

Менә алар, геройлар һәм тарихи вакыйганың гамәлдәге төп сәбәпчеләре:

  1. Наилә ФАТЕХОВА, Яндавишча.

2,3. Ринат һәм Гөлнара ЯРУЛЛИННАР, Актук.

  1. Дамир ФЕЙСХАНОВ, Камка.
  2. Рамил САЙФИН, Семочки.
  3. Зәйнәп СӨЛӘЙМАНОВА, Тукай.
  4. Марат МУЛЛИН, Түбән Новгород.
  5. Алсу ЛАТЫЙПОВА кызы белән, Анды.
  6. Илдус ХАРРЯСОВ, Кече Рбишча.
  7. Сара ӘСФӘНДИЯРОВА, Кочко-Пожар.
  8. Рамис МУСИН, Анды.
  9. Ваиз ХӘЙРЕТДИНОВ, Кече Рбишча.
  10. Зиннур АЛЯУТДИНОВ, Татар Моклокасы.
  11. Таһир МӨХӘММӘТОВ, Татар Моклокасы.
  12. Азат ЖИҺАНШИН оныгы белән, Кочко-Пожар.
  13. Рифат ИЛЬЯСОВ, Яндавишча.
  14. Марат ЭКСАНОВ, Сафаҗай.
  15. Халидә БИГИЧЕВА, Чүмбәли.
  16. Ирфан ИЗМАЙЛОВ, Кече Рбишча.
  17. Рафек ВӘЛИТОВ, Мәдәнә.
  18. Рушан ЛЮКМАНОВ, Мәдәнә.

Белешмә өчен әйтергә кирәк, шушы музы­каль проектта катнашырга 30дан артык якташ артистларга мөрәҗәгать ителде, ләкин, кызга­ныч, барысы да килә алмады. Шуңа да карамастан, 4 сәгать чамасы барган концер­та 34 җыр яңгырады, түрәләрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең 8 тәбрикләү чыгышында 21 ар­тист һәм 1 төп оештыручы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Олег ХӨСӘИНОВ.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*