tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында XVII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте
Балтач районында XVII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте

Балтач районында XVII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте

Мөхәррам аеның 8нче көнендә (14нче июльдә), Балтач районы Бөрбаш авылында зурлап XVII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Быел әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан үсеп килүче яшь буында татар халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды һәм күпләгән шәрәфле кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары катнашында үтте. Биредә Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балалар килеп катнашты.

Быелгы Сабан туен хөрмәтләп, җыелган халыкка сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерүчеләр арасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һ.б. бар иде.

Сабан туе балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, төрле иҗади чыгышлар белән ачылды. Рәсми чыгышлардан соң, Гаилә елы уңаеннан күп балалы 9 гаиләгә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләренә бүләкләр тапшырылды.

Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына барлыгы 30дан артык ярыш, шулай ук Гаилә елын истә тотып, яңа уеннар да кертелгән иде. Коръәннән аятьләр һәм догалар укучыларны бүләкләүдән тыш, күпләгән уеннар: йөгерү, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, туры баганага менү, утын кисү һ.б. көч сынашу булып узды.

Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге – бирегә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы булды. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*