tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли мәдәниятләр фестивале
Милли мәдәниятләр фестивале

Милли мәдәниятләр фестивале

Милли мәдәниятләрнең “Поволжская глубинка” дип аталган Бөтенроссия фестивалендә биш меңнән артык ульяновскилы катнашты.

Хәзер инде традициягә кергән фестиваль Павловка районында гөрләп узды. Быел анда Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Чувашстан, Удмуртия республикалары һәм Самара, Саратов, Пенза, Волгоград, Оренбург, Мәскәү өлкәләренең иҗат коллективлары килгән иде.

“Фестивальнең тарихы 1997 елга барып тоташа. Ел саен ул Россия халыклары мәдәниятләренең күп жанрлы бәйрәме сыйфатында үтә. Анда рус, казак, татар, чуваш, мари һәм казах милли иҗат коллективлары үзләренең осталыкларын күрсәтә. Быел төрле төбәкләрдән килгән 500дән артык кеше чыгыш ясады. Әлеге бәйрәм бөек күп милләтле илебез халыкларын берләштерә”,- ди Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова.

Бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы 13 июльдә узды. Фестиваль кунаклары төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары, тормыш-көнкүреше һәм милли аш-сулары белән таныштылар. Төп мәйданчыкта Радищево, Новоспасское, Иске Кулаткы һәм Николаевка районнарының сәнгать коллективлары чыгыш ясады.

Бөтенроссия фестиваленең рәсми өлеше “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында 1 сыйныфка баручы балаларга букчалар тапшыру, Павловка районының яшь парларын хөрмәтләү, шулай ук беренче һәм аннан соңгы балалары туган әти-әниләрне тәбрикләүләр белән тәмамланды. Фестиваль кунаклары шулай ук Павловка районы авылларының тарихи һәм истәлекле урыннарында булырга да өлгерделәр.

Источник: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*