21 майда Биектау районының Шәпше авылында “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклор фестиваленең йомгаклау туры узды. Ул мәдәни тормышта мөһим вакыйгаларның берсен алып тора. Фестивальнең оештыручылары – ТР Мәдәният министрлыгы, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге. 50гә якын халык фольклор коллективлары үзләренең осталыгын, талантын күрсәтте.