tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Колында «Гөлчирә» мәчетен төзеткән Альберт Мостафин: 20 ел буена мәчетебездән азан тавышы өзелмәде, киләчәктә дә шулай булсын
Колында «Гөлчирә» мәчетен төзеткән Альберт Мостафин: 20 ел буена мәчетебездән азан тавышы өзелмәде, киләчәктә дә шулай булсын

Колында «Гөлчирә» мәчетен төзеткән Альберт Мостафин: 20 ел буена мәчетебездән азан тавышы өзелмәде, киләчәктә дә шулай булсын

Колын авылының “Гөлчирә” мәчете урнашкан урам Аллаһ йорты ачылышына 20 ел тулуга багышланган бәйрәмгә килүчеләрнең машиналары, бәйрәмчә киенгән кунаклар белән туп-тулы иде.Балаларга уйнарга батутлар, сикергечләр дә бар. Тәм-том, камыр ризыклары, шашлык пешереп сатучылар да  һәркемне ачык йөз белән каршы ала.

“Гөлчирә” мәчете әллә-каян ук гүзәллеге, матурлыгы белән үзенә чакырып, дәшеп тора. Тирә-ягы, ишек алды чәчәк-гөлләргә күмелгән. Каршыда гына зур экранлы заманча сәхнә корылган. Танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин әле генә авыл чишмәсеннән чиләкләренә көмеш су тутырып алып менгән көянтәле апаларны алга чакырды.

Милли киемнәр киеп, чигүле яулыкларын бәйләгән апаларны халкыбызның яраткан музыканты Ринат Вәлиев гармунда уйный-уйный озатып бара. Менә шундый үзебезчә, саф татарча милли гореф-гадәтләребезне яңадан кайтарып халкыбызны саф чишмә сулары белән сыйлап башланды бүгенге юбилей кичәсе.

Урамга тезелгән эскәмияләрне тутырып түбәтәйле ир-егетләр, яулыкларын төрлечә матур итеп бәйләгән гүзәл затларыбыз утыра.

20 ел дәвамында Колын, Исе Айман һәм күрше-тирә авылларга иман нуры, дини гыйлем бирүче «Гөлчирә» мәчетенең абруе халык арасында бик зур.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Гөлчирә» мәчетен төзетүче меценат якташларыбыз Альберт һәм Рушат Мостафиннарга, аларны тәрбияләп үстергән Әлфия белән Фәндүс Мостафиннарга олы рәхмәтен белдерде.

Мостафиннарның игелекле гамәлләре искиткеч күп, Колын авылының замана җилләренә бирешмичә яңаруы, юлларының асфальт белән түшәлүе, мәчетне әлегәчә тәэмин итеп, карап торулары, балалар өчен җәйге дини лагерьлар оештырылу- барысы да Мостафиннар иганәчелегендә башкарыла.

Альберт Мостафин «Гөлчирә» мәчетенең әбисе Гөлчирә рухына багышлап төзелүен әйтте. Яшьтән бик гыйлемле Гөлчирә әби беркайчан да намазын калдырмый, гарәпчә яхшы укый-яза белүче ак әби оныкларында да ислам диненә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләгән. Мәчет бер ел дигәндә сафка баса.

-Мәчет-авылның матурлыгы, яме. Авыл халкы өчен очрашу, балаларга дини белем алу урыны да. 20 ел буена мәчетебездән азан тавышы өзелмәде, киләчәктә дә шулай булсын! Беренче көннән үк ихлас хезмәт куйган Айгиз хәзрәт һәм аның җәмәгате Юлия абыстайга рәхмәт. Авылга кайтканда ерактан ук мәчет манарасын күрәм дә күңелемә рәхәт булып китә, -диде Альберт Мостафин.

Актаныш районы имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин мәчет авылны яшәтү көченә ия, диде. Революциягә кадәр үк Татарстанда 3500 дән артык иман йортларының эшләве татар халкының никадәр динле, иманлы булуы турында сөйли. Соңгы 30 елда илебездә дини ирек. Ике атнага бер республикада яңа мәчетләр төзелеп кулланылуга тапшырыла.

-Шушы мәчетәләребездә даими намазлар укылсын, балаларыбызга дөньяви белем белән беррәттән дини гыйлем бирелсен,- дип үгет-нәсыйхатләрен җиткерде Руслан хәзрәт.

Колын авылындагы мәчетне төзетеп, һәрвакыт ярдәм итеп торганнары өчен Фәндүс һәм Әлфия Мостафиннар,  Альберт һәм Венера Мостафиннарга, Рушат һәм Люция Мостафиннарга, мәчеткә хезмәт иткәннәре өчен Айгиз һәм Юлия Гыйльмуллиннарга Руслан Мортазин үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәм чарасында кунакларны үзләренең мәгънәле җырлары, дини көйләре белән артистлар Марат Галимов, Марсель Вәгыйзовлар ял иттерде. Юлия Гыйльмуллина мөнәҗәтләр көйләде.

Алып баручы Марсель Әхмәдуллин тамашачыларны ял иттереп кызыклы уеннар уйнатты- олы яшьтәгеләр дини гыйлемнәрен сынадылар, сорауларга дөрес җавап биреп бүләкләргә ия булдылар. Телефон тоткан яшьләребез исә экрандагы куэр-код аша кереп җавапларын әйттеләр. Менә шулай олысы-кечесе ислам диненең кагыйдәләрен кабат искә төшереп хәтердә яңартты.

“Гөлчирә” мәчете ачылуның 20 еллык бәйрәменә килүчеләр алдында Ютазы районы имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин тәрбияви вәгазьләрен сөйләде.

Шулай ук һәркемгә тәмле ризыклардан, кайнар чәйдән авыз итү мөмкинлеге тудырылган иде.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*