tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иран гаилә драмасы – «Алтын мөнбәр» XX халыкара кинофестиваленең ачылыш фильмы
Иран гаилә драмасы – «Алтын мөнбәр» XX халыкара кинофестиваленең ачылыш фильмы

Иран гаилә драмасы – «Алтын мөнбәр» XX халыкара кинофестиваленең ачылыш фильмы

«Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале режиссер Бабак Хаджепашаның «Агач кочагында» фильмы белән ачылачак. Бу Россия премьерасы: безнең илдә һәм Казанда кинотасманы беренче тапкыр күрсәтәчәкләр.

«Россиядә 2024 ел – Гаилә елы. Шуңа күрә ачылыш фильмы итеп без психологик гаилә драмасын сайладык. Ул бүгенге көндә глобаль һәм кискен теманы күтәрә, никах мөнәсәбәтләрен сакларга, балаларга сайлау мөмкинлеге бирергә, бар көчең белән гаиләне саклап калырга кирәклеген искә төшерә», — дип шәрехләде Казан кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева.

Фильмда аерылышу чигендә булган бер гаилә тарихы тасвирлана. Улларының эчкерсез мәхәббәте һәм үзара дуслыгы гына әти-әниләренең никахын саклап калырга һәм аларга тагын бер мөмкинлек бирергә сәләтле.

Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин фикеренчә, кино – иң көчле йогынты ясау чарасы: начар кулларда ул кешенең үзаңын юк итәргә һәм ялгыш  ориентирлар билгеләргә сәләтле.

«Исламда һәм Россиядә гаилә, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы үзара хөрмәт мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә. Әгәр традицион кыйммәтләрне пропагандаламасак, башкалар безнең мәдәнияткә каршы килә торган үз приоритетларын өстен иттерәчәк», — дип саный ул.

Ул кинофестиваль җанатарларын «Агач кочагында» дип исемләнгән ачылыш фильмын бөтен гаиләл белән карарга чакырды. Моның өчен фестивальнең мәйданчыклары җитәрлек.

6 сентябрьдә халыкара кинофорумның ачылу көнендә фильмны «Мир» һәм «Родина» кинотеатрларында күрсәтәчәкләр. Сеанслар шулай ук Казан Кремленең Гавәми урыннар ишегалдында һәм Кабан күле буенда ачык һавада узачак.

Традиция буенча фестивальнең ачылыш фильмы бөтен проектка тон бирәчәк.

«Алтын мөнбәр» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.

«Алтын мөнбәр» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.

“ТатрКино” оешмасы матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*