tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таһир Якупов исемендәге фестивальдә күпчелек авыллардан үзешчәннәр катнаша
Таһир Якупов исемендәге фестивальдә күпчелек авыллардан үзешчәннәр катнаша

Таһир Якупов исемендәге фестивальдә күпчелек авыллардан үзешчәннәр катнаша

«Китап» радиосы ТАССРның атказанган артисты Таһир Якупов исемендәге 2нче Ачык Бөтенроссия музыка фестивален үткәрә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, катнашучылардан гаризалар 1 майдан килә башлаган. Гаризаны электрон вариантта 31 августка кадәр җибәрергә мөмкин. Радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, фестивальдә күпчелек авыллардан үзешчәннәр катнаша.

«Таһир абыйның иҗатына үзем дә кечкенәдән үк гашыйк, хәер, мин генә түгел аның җырларын меңәрләгән кеше ярата, беләләр, табыннарда җырлыйлар, яшь җырчылар кабатлап башкаралар. Тик шулай да, 40-50 ел элек Таһир Якупов беренче булып эзләп табып башкарган җырлар онытыла бара. Продюсер, композитор Җәүдәт Гыйльмановның да ярдәме белән әлеге фестивальне узган ел оештырып җибәрдек. Фестиваль күпчелек авыллардагы үзешчән талантлар өчен уздырыла», – дип сөйләде Алмаз Миргаязов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Әңгәмәдәш шулай ук, күп кенә конкурсантларның махсус белемнәре булмавын, сәхнәдә моңарчы чыгыш ясамауларын әйтте. «Конкурсантларның 80-90 проценты авыл клубларында гына чыгыш ясаган кешеләр һәм яшьләре 45-50 яшьтән зуррак. Мәсәлән үткән ел 60 яшьтән өлкәнрәк Әхтәм Җамалиев Гран-прига лаек булды. Ул җыр-моңнан гомере буена ераграк кеше. Гражданлык авиациясендә, авыл хуҗалыгында эшләгән», – диде ул.

Алмаз Миргаязов сөйләвенчә, фестивальдә бер номинация дә юк. «Фестивальнең төп шарты – Таһир Якупов репертуарыннан җыр башкарылырга тиеш. Без җыр сәнгате мэтрының 50дән артык җырын табып, аларны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Таһир Якупов фестивале» дип аталган төркемгә куйдык. Аннан аларны һәркем үзенә алып өйрәнә ала. Җырларны инструментта уйнап та, соло яки сәхнә коллективы белән дә башкарырга мөмкин. Яшь чикләүләре юк, әмма Таһир абыйның җырлары балалар өчен түгел, 12 яшьтән зуррак яшүсмерләр катнаша. Узган ел 12 яшьлек Наилә Славина лауреат булган иде», – дип ассызыклады ул.

Фестивальне оештыручылар билгеләп үтүенчә, узган ел 1 Гран-при иясе, 20 лауреат һәм 15 дипломант булган. Энтузиазм нигезендә оештырылган фестиваль булса да, нигезләмә нигезендә катнашучыларга дипломнар, грамоталар, сертификатлар һәм иганәчеләрдән бүләкләр каралган. Фестивальнең йомгаклау концерты агымдагы елның сентябрь ахырында, ә Гала-концерт – 7 октябрьдә үтәчәк.

  • Таһир Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*