tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры юбилей сезонын Казанда башлый
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры юбилей сезонын Казанда башлый

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры юбилей сезонын Казанда башлый

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры 35 нче сезонын Казан гастрольләре белән башлый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«35нче сезонны Казанга сәфәр белән башларга җыенабыз, 15-17 сентябрьдә Камал театрына гастрольләр белән киләбез. Шулай ук Мәскәүгә гастрольләрне планлаштырабыз. 35нче сезон безнең өчен зур җаваплылык», – диде театрның сәнгать җитәкчесеОлег Кинҗәгулов.

Театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева аңлатканча, Казанга өч спектакльне алып киләләр. 15нче сентябрьдә Илгиз Зәйниевнең «Бөке» комедиясе, 16 сентябрьдә Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак», 17 сентябрьдә Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Сихерче» спектакле тәкъдим ителәчәк.

«Ак калфак» татар әдәбияты, драматургиянең йөзек кашы, дибез. Быел Хәмдияне яңа яктан ачып күрсәтәбез. Илгиз Зәйниевкә килгәндә, бүгенге көндә ул – татар драматургиясендә әйдәп баручы драматург. Сәхнә бизәлешендә үк үзенчәлекле бөке барлыкка килә. Без, бөтен кеше, каядыр барабыз, ахырзаманга түгелме, дигән фәлсәфи сораулар күтәрелә. Нәбирә Гыйматдинова үзенең иҗаты белән бик күп укучыларны җәлеп итә. «Сихерче» театрның иң югары кимәлдә эшләгән, үзенә магнит кебек тартып торган спектакль», – диде әдәби бүлек җитәкчесе.

«Сихерче» спектаклендә Убыр ролен Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әскәрова башкара. «Мин әле кызларны гына уйнап йөри идем, әле хатын-кызлар, әниләрне дә уйнамадым, 100 яшьлек әбине биреп куйдылар. Бик күпсүзле роль булып чыкты, шуңа башта курыктым. Аннан тоттым да әсәрдәге бөтен сүзләрне ятлап куйдым. Аннан инде иң тәмлесен генә калдырдык. Миңа калса, бу әсәр минем юбилейга дип сайланган, миңа да быел 50 тула», – диде ул.

Артист Алсу Сәгыйдуллина сүзләренчә, бу рольне аңа беренче эш көнендә үк тәкъдим иткәннәр. «Мин нинди әсәр икәнен белә идем, тик бик зур күләмдә икәнен белгәч, каушадым. Ничек ятлармын дип борчылган идем. Труппа бик әйбәт, репетицияләр бик җиңел барды, сүзләр дә ятланды», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*