tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак яулыклы Ялчыкай әбиләре
Ак яулыклы Ялчыкай әбиләре

Ак яулыклы Ялчыкай әбиләре

Авылның байлыгы да, матурлыгы, күркәмлеге дә халык инде. Ырынбур өлкәсе Шарлык районында урнашкан кечкенә Ялчыкай авылында нинди кешеләр яши дисезме? Бик матур! Эшлекле, туган янлы, үзләренең төбәкләрен яратучы халык! Авыл тормышында кечкенә һәм мәктәп яшендәге балалардан алып өлкәннәргә кадәр барысы да катнаша. Алар өмәләрдә, концертларда, төрле акцияләрдә үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр.

Без бигрәк тә авыл өлкәннәренең – ак яулыклы әбиләрнең тормыш гайрәтлегенә исебез китеп гаҗәпләндек: болар Хәбибуллина Сәймә Мөкаддәс кызы (98 яшь), Сәбитова Гәлия Әбдрәфик кызы (94 яшь), Хаматова Рауза Гыйматдин кызы (94 яшь), Гафарова Зөбәйдә Гыйматдин кызы (92 яшь), Зөлкәрнәева Фәния Гарифулла кызы (92 яшь). Алар СВОда катнашучыларга ярдәм итүдә иң зур активлык күрсәтәләр, мәсәлән, 98 яшьлек Хәбибуллина Сәймә Мөкаддәс кызы сугышчылар өчен 28 пар йон оекбаш бәйләгән! Бу яшьтә дә ул үзе бәрәңге утырта, үзе утый, үзе урып-җыю эшләрен башкара!

Нәсыйрова Зәйнәп Әбдрәүф кызы һәм Нуриманова Хафиза Әбдрәфик кызының йортларына барганда андагы чисталыкка һәм тәртипкә сокланмаган кеше калмады. Ә чәчәкләрнең күплеге, пөхтәлек, милли көнкүреш билгеләре – ул кувшин булсынмы, сөлгеме яки ашъяулыкмы?! Искиткеч матур күренешләр!

Омарова Әлмира,
РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Ырынбур өлкәсе губернатор премиясе лауреаты, педагогик хезмәт ветераны

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*