tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе республиканың педагоглар династияләре белән очрашты
Татарстан Рәисе республиканың педагоглар династияләре белән очрашты

Татарстан Рәисе республиканың педагоглар династияләре белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың педагогилар династияләре белән очрашты. Очрашу август педагоглар советы кысаларында Лаеш районының Усады авылында урнашкан «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда узды. Очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов укытучыларга эшләренә карата битараф булмаганнары һәм үз эшләренә тугры хезмәт иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Педагоглар династияләре – республикабызның горурлыгы. Укытучы – ул гади һөнәр генә түгел, ә үз эшеңне чын күңелдән яратуны таләп итә торган чын һөнәр. Укытучы хезмәтенә тугрылыгыгызны сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга тапшырасыз, – дип ассызыклады республика Рәисе. – Укытучылар киләчәгебезне формалаштыруга зур өлеш кертәләр. Без сезгә көндәлек катлаулы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтлебез»

Очрашуда Ханнановлар-Яппаровлар (Әгерҗе районы), Вәлиәхмәтовлар (Әлмәт районы), Курасовлар-Григорьевлар (Лаеш районы), Гатиннар-Ганиевлар (Кукмара районы) һәм Пудовиклар (Казан) педагоглар династияләре вәкилләре катнашты. Алар гаилә традицияләре, үз династияләре тарихы турында сөйләделәр, шулай ук педагог һөнәренә мөнәсәбәтләре белән уртаклаштылар.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*