tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китапханә дөньясының остазы: Гамбәрия Гәрәеваның тууына 100 ел
Китапханә дөньясының остазы: Гамбәрия Гәрәеваның тууына 100 ел

Китапханә дөньясының остазы: Гамбәрия Гәрәеваның тууына 100 ел

Районыбызның тантаналар залында Актаныш районында данлы эз калдырган шәхес, килгән кунаклар данлыклы китапханәче, остаз Гамбәрия Гәрәеваны искә алдылар. Гамбәрия Сәетгәрәй кызының тууына 100 ел.

Безнең буын өчен Гамбәрия Гәрәева исеме аның балалары- кызы Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Энҗе Вахитова, кияве, Казандагы Актанышлык якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов аша таныш. Балалары әти-әниләренең истәлеген кадерләп саклыйлар, төрле якларга таралышсалар да, туган як, дип өзелеп торалар. Хәтта Гамбәрия апалар яшәгән йорт урынына- РТС бистәсендә мәчет төзетеп куйдылар. Әлеге Аллаһ йорты моннан 100 ел элек туган Гамбәрия Гәрәева исемен йөртә. «Гамбәрия» мәчетеннән яңгыраган азан тавышы авылдашларыбызны әдәпкә, әхлакка, хак динебез исламга әйди. Нәкъ Гамбәрия апаның үзе кебек.

Гамбәрия Гәрәева кулы астында хезмәт юлын башлаган китапханәчеләр хәзер инде үзләре лаеклы ялда. Әмма остазлары белән эшләгән елларны бүгенгедәй ачык хәтерлиләр. Бүгенге искә алу чарасында аларның һәрберсе остазларын рәхмәт хисләре белән хәтерләрендә яңартты. Хезмәт сөючән, тәртипле, таләпчән, көчле оештыра белү сәләтенә ия Гамбәрия Сәетгәрәй кызы район китапханәсен җитәкләү белән бергә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

Туры сүзле, гаделсезлеккә юл куймый торган холыклы булуы аңа тормышында һич кенә дә комачау итми. Киресенчә, бик күпләр туры юлга басалар, рәнҗетелгәннәр аның янында яклау таба. Мескеннәргә, гарипләргә илтифатлы карашы, хәттә өенә алып кереп, юындырып, ашатып, эчертеп, күчтәнәчләр биреп озатуы хәзерге чор кешеләренә дә өлге. Кызы Энҗе апа «Бәлки әниебезнең шундый мәрхәмәтле, күп рәхмәтләргә ия булуы тормышыбызны матур, мәгънәле иткәндер», ди.

Туган-тумачалары, якыннары Гамбәрия апаларының бар нәселне бер йодрыкка туплап торуын хәтерләрендә яңартты.

Актаныштагы МТСка хуҗалыклардан машина-трактор төзәтергә килгән туганнары бик еш аларга куна керә, проблемалары булса да көчле ханымнан киңәш сорыйлар. Гаиләдә ире Муллаян абый да аны бик хөрмәт итеп яши. Балалары Энҗе белән Алмаз тормышларында, сайлаган һөнәрләрендә зур уңышларга ирешәләр.

Бу якты үрләр яулауда әниләренең дә этәргече, йогынтысы бик көчле була. Белемгә омтылыш, фән-техника, замана яңалыкларыннан читтә калмау, актив тормыш позициясе- Гамбәрия апа үзе дә балаларга үрнәк ханым булган.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*