tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарих белән кызыксынучы математика белгече
Тарих белән кызыксынучы математика белгече

Тарих белән кызыксынучы математика белгече

Камышлы районының Мактаулы гражданины Рифгать Ризатдин улы Фәрзетдинов 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Кырык еллык стажы булган педагог, Яңа Усман авылында математика фәнен укыткан, шуның белән бергә башта — тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын үтәгән, аннан – директор вазифаларына да керешкән.

Район мәгариф бүлеге китергән саннарга караганда, Яңа Усман мәктәбе укуда да, тәрбия буенча да гел алдынгылар сафында. Педагог стажы инде байтак булган Фәрзетдиновка лаеклы ялга чыгарга вакыт җиткән булса да, ул ашыкмый, чөнки мәктәпләргә компьютерлар кайтарыла башлый. 1998 елда, өлкәдә беренче булып, Яңа Усман авылына да интернет килеп җитә, информатика кабинеты җиһазландырыла, балалар гына түгел, авыл халкы да компьютер белән эшләргә өйрәнеп китә.

Фәрзетдинов кебек кешеләр лаеклы ялга чыкач та тик ятучылардан түгел, ул туган як тарихы музее өчен экспонатлар һәм язмалар җыя башлый. Бу эш сугыш ветераннарының исемлеген барлаудан башлана.

9 майга барысының да фотосурәтләре җыелып, стендка урнаштырыла. Моның белән генә эш төгәлләнми, сугышта катнашкан кешәләрнең истәлекләре дә күргәзмәгә куела, тора-бара авыл халкы авыл тарихына караган борынгы әйберләрне дә музейга китерә башлыйлар.

Җирлек башлыгы Рифгать аганың эшен хуплап, музей өчен бүлмә бирә, җиһазлый, фотоаппарат һәм принтер сатып ала. 2013 елда Яңа Усман музее район смотр-конкурсында беренче урынга чыга. Моннан тыш Фәрзетдинов “Яңа Усман авылының туган як музее” дип аталган сайт та булдыра.

2004 елдан башлап, Рифгать Ризатдинович ике мәртәбә Камышлы районы вәкилләр җыелышы депутаты итеп сайлана. Ләкин анда ул мәгариф проблемалары белән түгел, ә сәламәтлек саклау комиссиясе эшләре белән шөгыльләнә. Төгәл фәннәр укытучысы буларак, эзлекле рәвештә халыктан анкеталар җыя, медицина пунктлары һәм поликлиникалар эшен тикшерә. Җирлек администрациясе белән берлектә нефть эшкәртү вакытында барлыкка килгән зарарлы матдәләр микдары белән кы-зыксына. Нәтиҗәдә, промысел җитәкчелеге һәм экологлар белән уздырылган җыелышта нефть калдыкларын чистарту агрегаты кую турында килешәләр, шуннан соң авыл һавасы бермә-бер чистарып китә.

Тагын дүрт ел гомер уза. Бу вакытта инде Рифгать Ризатдинович Хезмәт һәм сугыш ветераннары оешмасын җитәкли. «Оешманы үз кулыма алганда, бернинди документлары да, хәтта исемлекләре дә юк иде. Өйдәнөйгә йөреп, исемлек төзедем, кемгә нинди ярдәм кирәген белештем. Ветераннар оешмасы «Забота», «Неделя добра» кебек акцияләрдә катнаша, бәйрәмнәргә төрле чаралар уздырыла башлый, авылны төзекләндерү-җыештыру, зиратларны чистарту кебек эшләрдә катнаша. Мәхәллә халкы ярдәмендә мәчет тирәсе төзекләндерелә, диварына аны төзүчеләрнең һәм хәйриячеләренең исемнәре языла. Безнең герой 2016 елга кадәр эшләгән оешма берничә ел буе район смотрлары җиңүчесе булып таныла, ә җитәкчесенә Сабан туенда “Бөтенроссия инвалидлар оешмасының мактаулы әгъзасы” исеме бирелә.

Олыгайгач, Рифгать Ризатдин улы мәчет юлын да таба. Күп тә үтми, аны мәхәллә Советы рәисе итеп билгелиләр. Монда да яңа рәискә башта математика белемен эшкә җигәргә туры килә – документларны тәртипкә китерә, яңа Устав эшләп чыгара, ун кешедән торган әгъзалар исемлеген раслый. Аннан соң оештыручы сәләтен дә күрсәтә – мәчет ашханәсе һәм чишенү бүлмәсе өчен җиһазлар ясата, спутник антеннасы куйдырып, компьютерны интернетка тоташтыра… Ике елдан соң гына ул өч урында эшләве авыр булуын аңлап, мәхәллә рәисе вазифасыннан азат итүләрен сорала.

Эше күп булуына карамастан, ял өчен дә вакыт таба тынгы белмәс ветеран. Кечкенәдән фотография белән мавыгып киткән Рифгать, олыгайгач та, күргәзмәләрдә катнаша, компьютер белән шахмат уйный, район турнирларында катнашып, кайчакта призлы урыннар да яулый. Җәен исә балык тоту белән мавыга. Бервакыт хәтта 53 сантиметрлы чуртан балыгы тотып кайткан. Икенче берәү булса, балык алтмыш сантиметрлар чамасы булгандыр, дияр иде, ә Рифгать Ризатдин улы төгәл җавап кайтара.

Героебыз бит әле алты тарихи китап авторы да. Бигрәк тә туган авылы Зирекле турында язганы кадерле. 2007 елда басылып чыккан китап презентациясе кысаларында автор авылдашлар очрашуы да уздырган иде.

55 ел элек Рифгать Ризатдин улы хезмәттәше һәм авылдашы Сабитова Рәшидә Шәрәфетдин кызына өйләнеп, өч кыз, биш онык үстергәннәр.

2021 елда “РФ мәгариф отличнигы”, “Служение людям, служение Отечеству” билгеләре һәм Мәгариф министрлыгының күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән шәхесне район халкы “Халык тануы” акциясенә тәкъдим итәләр…

Мәңге яшь, шундый ук ташып торган энергияле кеше булып калыгыз, Рифгать әфәнде! Сезнең кебек кешеләр аркасында гына Җир күчәре әйләнә дә инде.

Рәшит ШАКИРОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*