tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры директоры җәен эшләү турында: Июль һәм августта халык күбрәк йөри
Тинчурин театры директоры җәен эшләү турында: Июль һәм августта халык күбрәк йөри

Тинчурин театры директоры җәен эшләү турында: Июль һәм августта халык күбрәк йөри

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов быел җәй көне дә эшләүләренә бәйле күзәтүләрен сөйләде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында театрның яңа сезонына багышланган матбугат очрашуы булды.

«Быел безнең сезонның башлануы да, җәйге эшләребез дә үзгәчәрәк булды. Без гадәттә июнь аеның ахырына кадәр эшли идек, быел 18 июньдә ялга киттек, ә 26 июльдә безнең ишекләр ачылды, эшкә чыктык. 29 июльдә беренче спектакльне күрсәттек. Шул вакыттан эшлибез. Безнең әле алай эшләгән юк иде, ләкин июнь аена караганда июль һәм августта халык күбрәк йөри. Алга таба эшне шуңа җайлап эшләргә кирәктер. Гомумән, театрларга халыкның сүрелүе күренми, тагын да теләп киләләр кебек һәм күбрәк яшьләр килә. Анысы куандыра.», – диде ул.

Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева да җәй айларында тамашачының башка булуын әйтте. «Июль аенда эшли башладык һәм тамашачының аерылып торуын күзәттек. Казан тамашачысы күп түгел иде, бу алкышлардан сизелә, чит төбәкләрдән килгән кешеләрнең алкышлары аерыла. Бу эксперимент булды, җәй көне тамашачы җыела икән», – диде ул.

Рәсми рәвештә театрның 91нче сезоны 15 сентябрьдә Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачыла. Ул көнне Тинчуринны искә алу чаралары уза, һәйкәленә һәм каберенә чәчәкләр салыначак, ди театр директоры.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*