tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: Татар истәлекләренә, йортларына игътибар җитеп бетми
Ркаил Зәйдулла: Татар истәлекләренә, йортларына игътибар җитеп бетми

Ркаил Зәйдулла: Татар истәлекләренә, йортларына игътибар җитеп бетми

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла фикеренчә, татар халкының истәлекләренә, йортларына игътибар җитенкерәми.

«Әлбәттә, бу мәсьәләне күтәреп торабыз. Истәлек такталарын кую да җитеп бетми. Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, бу мәсьәлә буенча запрос та ясадым. Эш әкрен генә башланып китте. Язучының кем икәнен аңлар өчен аның әсәрләрен уку гына җитми, аның туган җирен дә күрү мөһим», – диде ул җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан Чистай районы Яуширмә авылына сәфәрендә.

Яуширмә – Гаяз Исхакыйның туган авылы. Авылның Котлыш дигән исеме дә бар. «Исхакый 1954 елның 22 июльдә вафат була. Без шул уңайдан аның иҗатын, тормышын искә төшереп, истәлеген барларга килдек. Шул ук вакытта төрле проблемаларны – Гаяз Исхакый традицияләре ничек дәвам ителә, истәлеге сакланамы, музейда үзгәрешләр бармы, юлларны төзәтү һ.б. турында сөйләшү өчен бер форсат», – диде Ркаил Зәйдулла.

«Чистай шәһәре инкыйлабка кадәр татар бистәсе булган, ул татар үзәкләренең берсе. Анда атаклы шәех, ишан Мөхәммәтзакир Камалов яшәгән, эшләгән. Аның мәдрәсәсе «Камалия»дә татар халкының бик күп атаклы кешеләре укыган: Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Гариф Бадамшин һ.б» – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*