tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ачык ишекләр көне”нә рәхим итегез
“Ачык ишекләр көне”нә рәхим итегез

“Ачык ишекләр көне”нә рәхим итегез

Кадерле дуслар! Сезне 30 август көнне 11 сәгатьтә Татар мәдәният үзәгендә узачак “Ачык ишекләр көне”нә чакырып калабыз!

Сәнгатькә гашыйк булган нәни дусларыбызның “Идел” халык бию ансамбленә, “Хыял тамчылары” балалар вокаль ансамбленә язылу мөмкинлеге булачак.

Биючеләр өчен 18 сәгатьтә “Идел” халык бию ансамбле ачык дәрес үткәрә. Балаларга үзләре белән футболка, лосина, балетки, коврик, оекбаш алып килү сорала һәм чәчләре җыелган булырга тиеш.

Шулай ук “Урама” халык фольклор ансамбле һәм Барый Тарханов исемендәге татар халык театры коллективы үзенә яңа талантларны көтеп кала! Рәхим итегез!

Адресыбыз: Ульяновск, Нариманов пр., 25. Телефон: 46-20-95

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*