tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азалия Речапова – яшь, сәләтле белгеч
Азалия Речапова – яшь, сәләтле белгеч

Азалия Речапова – яшь, сәләтле белгеч

Азалия Речапованың фотоаппараты һәрвакыт үзе белән. Аны без еш кына Тубыл районында узган мәдәни чараларда күрәбез. Үзе аралашучан, ярдәмчел, иҗади кеше. Ул Тубыл районы Бәек авылында туып үскән кыз. Үзенең эше, уңышлары турында:“Мин Полуяново мәктәбен тәмамлап Тубыл шәһәренең А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният көллияте бүлегендә белем алдым. Халык–сәнгать иҗаты белгечлеген сайлап “фото һәм видео” юнәлеше буенча эшли дә башладым. 2023-2024елларны Тубыл районы мәдәният үзәгендә диплом алды практикасын үткән идем. Укуны тәмамлагач, мине монда “Җәмәгатьчелек белән элемтә белгече” итеп эшкә алдылар. Бер ел инде бу юнәлештә хезмәт итәм. Читтән торып Мәскәү дәүләтнеке булмаган университетта бакалавриат программасы буенча укыйм. Сәнгать һәм мәдәният бүлегендә укыгында Россия күләмендә узган “Алтын каурый” иҗади бәйгедә катнашкан идем. Анда “Иң яхшы фотография” номинациясендә икенче урынга лаеклы булдым. Укыган чор күңелләрдә матур, якты истәлекләр калдырды. Өлкә күләмендә узган “Студентлар язы” иҗади бәйгедә “Медиа” номинациядә икенче дәрәҗәле Диплом алдым,”-дип сөйләде. Әле күптә түгел Төмән өлкәсенең Иҗтимагый элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Мамонтов Азалия Речаповага Рәхмәт хаты тапшырды.

Азалия Речапованың бер-берсен кабатламый торган фотосүрәтләре, видеога төшерегән күренешләре турында коллегалары да мактап сөйләләр. Әңгәмәбезне дәвам итеп:”Тубыл район мәдәният һәм сәнгать үзәгендә бөтен күңелемне бирем эшлим. Безнең коллективта эшләүче командабызда шундый тырыш, иҗади кешеләр эшли. Алар заманча, зур масштабта төрле чаралар үткәрәләр. Бу команда да эшләгәнемә мин бик шатмын. Фотога төшерү белән мәктәптә укыган елларымнан мавыктым һәм  максатларыма ирештем. Фотога төшерүнең дә үз кагыйдәләре булса да, кайвакыт күңел кушканча да эшлисен. Бүгенге көндә тормыштагы кызыклы, истәлекле вакыйгаларны фотога, видеога төшерү гадәти күренеш. Ә минем хезмәт юлым бу юнәлеш белән бәйле. Кирәкле, тормышта да файдалы, яраткан һөнәрем буенча эшләргә язсын,”-ди.

Аның фотосүрәтләрендә якташларыбыз тормышы, гореф-гадәтләре, мәдәни чаралар, вакыйгалар, милли костюмнарда артистлар. Азалия иҗади хезмәтендә туган ягына, кешеләргә мәхәббәт, хөрмәт чагылдырган эшләре белән танылды. Фотоларын якташлары да сокланып карыйлар. Ул социаль челтәрләрдә Тубыл районы яңалыклары турында язып укучыларын таныштырып та бара. Өлгер, яшь, сәләтле белгечкә яңа үрләр яуларга язсын.

                                                            Римма Умитбаева.

Тубыл.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*