tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Яңа Тура һәм Олы Күлбаш авылларында булды
Васил Шәйхразыев Яңа Тура һәм Олы Күлбаш авылларында булды

Васил Шәйхразыев Яңа Тура һәм Олы Күлбаш авылларында булды

Бүген, 28 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Яшел Үзән муниципаль районын килде. Биредә ул Яңа Тура авылында булды.

Очрашуда Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Чарада Яңа Тура җирлегендә татар мәктәбе төзү кирәклеге турында фикерне күтәреп чыктылар. Киләчәктә Дәүләт программасына кертеп, мәктәп төзү мәсьәләсен хәл итәргә ниятләделәр. Очрашуда катнашучылар алга таба мәчеттә дога кылдылар.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Олы Күлбаш авылына килде. Биредә ул җимерек хәлдә булган клубны карады, анда хезмәт куючы коллектив белән танышты. Клуб коллективы Милли Шура рәисеннән бинаны төзекләндерүгә ярдәм сорады. Васил Шәйхразыев исә әлеге үтенечне канәгатьләндерү өчен кирәкле чаралар күрергә вәгъдә итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*