tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев “Кара урман” фильмын күрсәтүдә булдылар
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев “Кара урман” фильмын күрсәтүдә булдылар

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев “Кара урман” фильмын күрсәтүдә булдылар

ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Караурман” кинофильмын күрсәтүдә булдылар.

Лентаның режиссеры Радик Кудояров. «Кара урман» хәрби драмасы чын вакыйгаларга нигезләнгән. Картинаның сюжет линиясе Бөек Ватан сугышы елларында татар герой-шагыйре Муса Җәлил язмышы белән үрелеп бара. Татар әдәбияты классигы Муса Җәлил Кызыл Армиягә 1941 елда алына. 1942 елның июнендә авыр яраланган килеш әсирлеккә эләгә. Польшада, Балтыйк буенда, Германиядә фашистлар лагерьлары аша уза. Ике ел дәвамында хәрби әсирләрнең яшерен төркеме эшчәнлегендә актив катнаша, аларның тылында фашистларга каршы яшрен эшләр алып бара. 1944 елның августында ун иптәше белән бергә Плетцензее (Берлин) фашист төрмәсендә җәзалап үтерелә.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*