tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә Мәүлид уңаеннан чаралар үткәреләчәк
Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә Мәүлид уңаеннан чаралар үткәреләчәк

Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә Мәүлид уңаеннан чаралар үткәреләчәк

29 сентябрьдә Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә (мәдрәсә бинасында) Мәүлид  һәм Корбан мәҗлесләре үткәрелә.

Сәгать 11дә апалар-ханымнар өчен, өйлә намазыннан соң абзыйлар, ир-атлар өчен мәҗлесләр үткәреләчәк. Ә инде сәгать 15тә балалар өчен дини викторина-бәйге, сабан туе форматында кайбер уеннар уздырылачак. Балаларга бүләкләр тапшырылгач, алар өчен дә мәҗлес булачак, иншә Аллаһ!

Барчагызны да әлеге бәйрәм чараларында көтеп калабыз.

Кемнәрнең бу изге эшкә өлеш кертергә теләкләре булса (балалар өчен бүләкләр алу максаты белән), садакаларыгызны 89277218382 номерына күчерә аласыз, СМС язуыгызда соралабыз: «Мавлид», — диеп билгеләп үтүегезне.

Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Камышлы районы.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*