tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев татар-мөселман зиратында булды
Васил Шәйхразыев татар-мөселман зиратында булды

Васил Шәйхразыев татар-мөселман зиратында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул татар-мөселман зиратында булды.

Зират Омск өлкәсенең Большеречье муниципаль районында урнашкан. Мөселман йоласы буенча зират 4 нче микрорайон артында, Курносово юлы янында урнашкан. Большеречье зираты муниципаль статуска ия. Район хакимияте 12 гектар мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирде, аңа тиешле документлар рәсмиләштерелде.

II Халыкара Иртыш буе Сабан туенда Татарстан корган Татар утарындагы мәчет Большеречье мөселманнарына бүләк ителде һәм ул Татар-мөселман зиратына алып кайтып урнаштырылды.

Большеречьеда моңа кадәр татар-мөселман зираты булмаган. Вафат булучыларны райондагы авылларга алып барып җирләгәннәр. БТК Милли Шура рәисенең өлкә Губернаторы һәм җирле хакимиятләргә әлеге мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап ясаган мөрәҗәгатеннән соң җир кишәрлеге бүлеп бирелде, аны койма белән уратып алуда Бөтендөнья татар конгрессы һәм күренекле милләтпәрвәр эшмәкәр, Милли Шура әгъзасы Тамир Алимбай улы Алимбаев ярдәм итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*