tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау өлеше узды
I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау өлеше узды

I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау өлеше узды

Бүген, 26 сентябрь көнне, Татарстан Республикасының Тәтеш районында “Сәламәт милләт” фәнни-гамәли конференция кысаларында уза торган I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау өлеше булды.

Бәйгенең максаты – «Татар чәе» гомуммилли брендын үстерү буенча чаралар оештыру, гаилә бизнесы буларак чәй җитештерүне пропагандалау, татар халкының татар чәе һәм аны куллану культурасы белән бәйле традицияләрен саклау һәм торгызу.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы да катнаша.

Бәйгенең комиссия әгъзалары түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды:

1 НОМИНАЦИЯ (“Иң яхшы гаилә бизнесы – Лучшийсемейный бизнес”)

1 урын – Кәбиров Рамил Рифкать улы (“Бабай киңәше -Дедушка рекомендует”, Төмән өлкәсе)
2 урын – Ринас Рәүф улы һәм Рәмзия Рәис кызы Хәлимдаровлар (“Тыныч авыл үләннәре – Травы тихой деревни”, ТР, Балтач районы)
3 урын – Сираева Ләйсән Наил кызы (“Зәйнәб – шифалы үләннәре – Зайнаб – честные травы”, Башкортстан Республикасы)

2 НОМИНАЦИЯ (“Иң яхшы бренд – Лучший бренд”)

1 урын – Яруллин Рамил Фәрит улы (“Хәяти – Хаяти”, ТР, Лаеш районы)
2 урын – Хәлиуллин Руслан Солтан улы (“Табигый юл”, ТР, Чирмешән районы)
3 урын – Гайнетдинов Мөхәммәт Сабур улы (“Сарман күчтәнәче”, ТР, Сарман районы)

3 НОМИНАЦИЯ (“Иң яхшы чәй продукты – Лучший продукт”)

1 урын – Хадиева Гүзелия Хәмит кызы (“БАКЧА – BAKCHA”, ТР, Казан шәһәре)
2 урын –Бәдретдинова Дилбәр Дамир кызы (“Жу-Жу”, Төньяк Осетия- Алания Республикасы, Владикавказ шәһәре)
3 урын –Хәсәнова Сөмбел Илсур кызы (“Сәит авылы күчтәнәче”, Омск өлкәсе)
3 урын – Аптукова Гөлназ Хәсәнҗан кызы (“Чәй Барда.Да.”, Пермь крае)

4 НОМИНАЦИЯ (“Иң уңышлы бизнес –  Успешный бизнес”)

1 урын – Котников Виталиий Викторович (“Алтайтека”, Алтай крае)
2 урын – Исәнбердин Варис Рамил улы (“Милли”, ТР,  Казан шәһәре)
3 урын – Абдулин Рөстәм Шәкүр улы (“Трактир Сабантуй”, Хабаровск крае, Комсомольск-на-Амуре шәһәре)

5 НОМИНАЦИЯ (“Чәй традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклаучы – Хранитель знаний”)

1 урын – Билалова Лилия Кәрим кызы (“Түбәтәй-маркет -Тюбетейка-маркет”, Свердлау өлкәсе)
2 урын – Җиһаншина Миләүшә Нурихан кызы (“Дәва – туган як үләннәрендә”, Башкортстан Республикасы)
3 урын – Әхмәдишина Гөлназ Рәфис кызы (“Шырлык чәе”, РТ, Актаныш районы)
3 урын – Хәмзина Рәшидә Камил кызы “Гореф-гадәтләрне саклап”, Новосибирск өлкәсе)

Махсус бүләкләр:

1. Васил Вазыйх улы һәм Мәрзия Хәйдәр кызы Юнысовлар (“Тау ягы – Әтрәч чәе”, ТР, Тәтеш районы)
2. Арсланова Сәлимә Сәлах кызы (“Карлыган чәе”, ТР, Тәтеш районы)
3. Нуретдинова Флүрә Миңнемөхәммәт кызы (“Татар чәй», Башкортстан Республикасы)
4. Салимҗанова Роза Баязит кызы, Шәмсетдинова Рәзидә Әнвәр кызы. (“Бакырчы чәе”,ТР, Тәтеш районы)

Бәйгедә җиңүче хатын-кызларга – Оренбург шәле, ә ир-атларга татар бүреге бүләк ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*