tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР «Апанай» мәдрәсәсенең рус, үзбәк, таҗик телле шәкертләренең чыгарылыш мәҗлесе булды
ТР «Апанай» мәдрәсәсенең рус, үзбәк, таҗик телле шәкертләренең чыгарылыш мәҗлесе булды

ТР «Апанай» мәдрәсәсенең рус, үзбәк, таҗик телле шәкертләренең чыгарылыш мәҗлесе булды

28 сентябрь көнне Казан шәһәренең «Туган авылым» комплексында ТР «Апанай» мәдрәсәсенең Онлайн (махраҗ, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү буенча) укуның 3 нче төркемнең  рус, үзбәк, таҗик телле шәкертләренең чыгарылыш мәҗлесе булды. Чарада ислам кануннарын, Коръән кагыйдәләрен өйрәнгән шәкертләргә белем алу турында таныклыклар тапшырылды. Чараны Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Коръән сүрәләре белән ачып җибәрде.

Бүгенге көндә «Апанай» мәдрәсәсендә дәресләр дүрт телдә – татар, рус, таҗик һәм үзбәк телләрендә алып барыла. Әлеге төркемдә дәресләр төрле телләрдә укытылды, дип искәртте Апанай мәдрәсәсенең мөдире Әхмәт Сабиров.

«Шатлыклы вакыйгага ирештек. Ничә айлар буе тырышып-тырышып Коръән Кәрим аятьләрен укырга өйрәндек, кагыйдәләрне таныдык, шомарттык. Барлык остазларыбызга Аллаһының рәхмәте яусын, шәкертләребезгә аларның тырышлыклары изге гамәл булып язылса иде. Әлһәмдүлилләһ, бүген безнең уникаль чыгарылыш, монда бүген төрле милләт вәкилләре. Безнең Апанай мәдрәсәсендә рус, татар, үзбәк, таҗик телле укучыларыбыз укый. Күптән түгел генә татар төркемен чыгарган идек, бүген тагын шатлыклы мәҗлескә җыелдык», диде ул.

Шәкертләрне Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов котлады, ул «Апанай мәдрәсәсе»нә аларның эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

«Шушы зур җиңүегез белән тәбрик итәсебез килә. Безнең Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән. Чыннан да Апанай мәчете, мәдрәсәсе зур эшләр алып бара. Һәр ел саен шундый укытулар оештыру, зур көч таләп итә. Бу эш безнең Россия буенча күбрәк таралсын иде. Никадәр Коръәнне күбрәк беләбез. шулкадәр безнең яшәүебез дә дөресрәк, яхшырак, иманлырак булыр иде. Барыбызга да Аллаһ кушканча яшәргә насыйп итсен», диде ул.

Котлау сүзләрен Татарстан республикасының мөселманнары Диния Нәзарәтенең мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров та җиткерде.

«Аллаһ Тәгалә сезгә үзенең рәхмәтләрен бирсен. Бу – бик бәрәкәтле, хәерле гамәл. Апанай мәчете башка мәчетләр, мәдрәсәләр өчен үрнәк булып тора. Аллаһы Тәгалә бергә яшәргә насыйп итсен, бергә аралашып, бер-беребездән гыйлем алып, бер-беребездә булганны ныгытырга тиешле без. Бу – бик тә кирәк. Бүгенге көндә халкыбызны дини яктан да, милли яктан да таркатырга теләгән күп көчләр бар. Әмма без бергә булсак, бердәм булсак, Аллаһы тәгалә бәрәкәтен бирә», диде ул.

Остаз, оештыручы Сәгадәт Кадыйрова мәдрәсәдә һәр ел саен укучылар саны артуын билгеләп үтте.

«Аллаһы Тәгалә барчабыздан риза булсын, безгә килгәндә күп кеше хәрефләрне дә белмичә килә, без барысын да бергәләп өйрәнәбез. Курсларда барлыгы 50 остаз укыта, алар безнең шәкертләребезгә барысын да югары дәрәҗәдә оештырырга тырышалар. Иң беренче укытуны башлаганда төркемдә 20 кеше иде. Быел татар төркеменә укырга 1 меңнән артык кеше алдык, әле тагын 4 мең кеше үзенең чиратын көтә. Бу –зур күрсәткеч, киләчәктә дә Аллаһ ризалыгы өчен укырга, Коръән Кәримне өйрәнергә язсын», диде ул.
Мәҗлес Коръән укып, вәгазьләр сөйләп, шәкертләргә сертификатлар тапшырып, төрле конкурс- викториналар уйнап, чәй табын артында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*