Халыкның бергәлеген без төрле ихтыяҗлар буенча гуманитар ярдәм җыйганда еш күрәбез. Шундый мисалларның берсе – су басудан зыян күргән Омск өлкәсе авылларына булышу.
Бу атнада безнең иҗат төркеме бер-береңә терәк булуның никадәр көчле хис булуын күреп кайтты. Май аенда Ишем, Иртыш елгалары ташып, монда алты торак пункт су эчендә калган иде. Иң күп зыян – Әшевән, Әбәргүл, Кайлы, Зур Тибендегә килә. Хәзер милләттәшләр кышка әзерләнә.