tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Васильевич Аксенов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Васильевич Аксенов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Васильевич Аксенов белән очрашты

Бүген, 3 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Кырым Республикасы башлыгы Сергей Васильевич Аксенов белән очрашты.

Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек өчен олы рәхмәтен белдерде.

Милли Шура рәисе үз чиратында Сергей Валерьевичка Кырым белән Татарстан арасындагы дуслык һәм үзара хезмәттәшлек өчен бик рәхмәтле булуын әйтеп узды. “Кырымдагы татарларыбызга ярдәмегез өчен зур рәхмәт Сезгә!” – диде Васил Шәйхразыев.

Очрашу барышында Милли Шура рәисе Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына сәфәре һәм бу территорияләрнең ничек торгызылуы турында сөйләде.

Шулай ук әлеге очрашу вакытында Советлар Союзы Герое, Ялтаның мактаулы гражданины Мәҗитовка куелган һәйкәл янындагы 9нчы мәктәпкә аның исемен бирү турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*