tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тирән кайгы
Тирән кайгы

Тирән кайгы

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Бүген Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССР­ның Дәү­ләт бүләге лау­ре­аты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы вафат булды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.

Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озату 18нче октябрьдә 10:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.

Чыганак: Камал театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*