tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов белән хушлашу мәрасиме узды
Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов белән хушлашу мәрасиме узды

Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов белән хушлашу мәрасиме узды

Бүген, 18 октябрь, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, СССРның Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов белән хушлашу мәрасиме узды.

Озату чарасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашырга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.”Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов татар халкы өчен зур шәхес. Аның бөтен хезмәте телебезне, Республикабызны күтәрү һәм саклау өчен башкарылды. Без Ринат аганы гел истә тотарбыз , аның  исемен мәңгеләштерербез” –  диде Татарстан Рәисе.

Шулай ук хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, татар җәмәгатьчелеге, сәнгать әһеленең якыннары, аны хөрмәт иткән һәм белгән кешеләр катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*