8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе IX тапкыр уза. Бүген акциягә Самара өлкәсенең Гали авылы кушылды. Китапханәдә 15 кеше диктант язды.
“Татарча диктант” акциясе – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.