9нчы ноябрьдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә тубыллылар “Татарча диктант-2024” бөтендөнья акциясендә катнаштылар. Татар теленә игътибарны арттыру максат итеп куелган акцияне 15 нче мәктәпнең татар теле әдәбияты укытучысы, һөнәри эшчәнлектәге уңышлары өчен дәрәҗәле исемнәргә лаеклы булган, мактаулы мәгариф хезмәткәре Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова оештыра.
Чарада 50 дән артык тубыллылар катнаша. Узган чара турында Банисә Ниязова:“Татарча диктант язу безнең шәһәрдә тантаналы рәвештә узды. Диктант язарга теләүчеләрнең күпчелеге 15нче мәктәп укучылары, ата-аналар, себер татар мәдәният үзәге коллективы һәм шәһәр халкы булды. Диктант язу акциясендә алар теләп катнаштылар. “Татарча диктант” язарга килүчеләрне себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлнара Кәримова, шәһәр миллли мәдәни автономия рәисе Нурилә Шамратова котладылар. Диктантның тексты Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәреннән алынды.
Матур, аңлаешлы, укырга да язарга уңайлы булган текстны мин үзем укыдым. Татар телен яратучыларны берләштергән бөтендөнья акциясендә милләттәшләребез горурланып, теләп катнаштылар, белемнәрен тикшерделәр. Татар телен, әдәбиятны белергә, кызыксыну уятырга юнәлдерелгән акция матур, җылы, күңелле мохиттә узды. Диктант язарга килүче һәркайсысы мактау һәм рәхмәт сүзләренә лаеклы. Диктант язганнан соң аларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләдек. Диктант язучылар арасында шәһәр Дума депутаты Сәет Хисмәтуллин, лаеклы ялда булган милләттәшләребез дә булдылар,”-дип сөйләде.
Банисә Ниязова Тубылда узган “Татарча диктант” акциясен оештыруда ярдәм иткән шәһәр татар милли мәдәни автономиясенә, себер татар мәдәният үзәгенә, Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасына рәхмәтләрен белдерде.
Римма Умитбаева
Тубыл