Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе В.Г. Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде.
Биредә Әбәркүл авылы мәдәният йортын ачу тантанасы булачак. Шулай ук Әшеван һәм Әбәркүл авылларына гуманитар ярдәм тапшырылачак.