Нижневартовск шәһәренең “Мирас” татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, эшмәкәр Рафаэль Мөхәммәтҗанов “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында быел 17 нче тапкыр катнаша. “Әлеге җыенда ХМАО-Югра өлкәсеннән 7 делегат катнашабыз. Без Казанга һәрвакыт яңалыклар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм үзебезнең эшчәнлек белән башкаларны да таныштыру өчен киләбез. Быел да форумда чыгыш ясаучыларыбыз бар. Делегатлар арасында төзелеш, авыл хуҗалыгы, җитештерү тармагында үз бизнесын алып баручылар. Татарстанга һәрвакыт рухланып, канатланып барабыз,”-дип үз фикерләрен җиткерде форум делегаты.
Рафаэль Мөхәммәтҗанов үз төбәкләрендәге татар тормышы яңалыклар турында да сөйләде. “Быел 40 нчы номерлы мәктәптә тагын бер татар сыйныфы ачтык. Бу инде безнең шәһәрдә дүртенче сыйныф. Бөтендөнья татар конгрессы 200 китап җибәрде. Без аларны балаларга тапшырачакбыз. 8 нче номерлы мәктәптә китапханәне төзекләндердек. Аларга да 200 китап тапшырдык. Киләсе елга бөек шагыйребез Гадулла Тукайга бюст куярбыз дип өметләнәбез. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев белән дә киңәштек. Җирле җитәкчелек белән дә сөйләштек, алар хуплады. Форум төгәлләнгәннән соң мин Санкт-Петербург шәһәренә китәчәкмен. Анда сынчы Венера Абдуллина белән килешү төзибез. Бар да яхшы булыр һәм киләсе елга шәһәребездә бөек шагыйрьнең бюстын ачу тантанасын оештырырбыз дип өметләнәбез,” – дип планнары белән бүлеште “Мирас” татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе.