София шәһәреннән “Идел буе болгарлары” җәмгыяте рәисе Әлфия Димитрова Татарстанның XVII «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнаша. Ул “Идел буе болгарлары” оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде.
— Быел безнең оешмага 10 ел тулды. Болгарлар үзләренең тарихи тамырларын беләләр. Оешмабызның эшчәнлеге кысаларында үткәрелгән беренче чарабыз Сабантуй булды. Әлеге чарага 5 меңнән артык кеше килде. Безнең анда VIP-чатыр бар иде, төрле илләрдән илчеләр, Болгария һәм Татарстан рәсми вәкилләре катнашты. Без шул вакытта ук үзебезнең камыр ризыкларыбыз, милли кухнябыз белән барысын да шаккатырдык. Шулай итеп, елдан-ел безгә кара игътибар арта барды. Шул рәвешле безнең бизнес партнерларыбыз да барлыкка килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка безне ел саен әлеге форумга чакыруы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез, — диде ул.
Болгариянең косметика компаниясе җитәкчесе Рада Димитрова да фикерләре белән уртаклашты.
— Мин бу форум турында “Идел буе болгарлары” иҗтимагый оешмасыннан ишеттем. Монда борынгы болгар җирләре барлыгын белми идем, шуңа күрә миңа монда килү бик кызык булды, — дип билгеләп үтте ул.
Форум программасы кысаларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының сәнәгать объектларына һәм предприятиеләренә экскурсияләр оештырылачак. Бу чаралар бизнес алып бару үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә.