Камышлы районының Татар Байтуганы авылында күп еллар фельдшер булып эшләгән, ә соңгы елларда Сәләй Вагыйзов музее мөдире вазифасын башкаручы Нурания Абзалова Нурания Минсәхи кызы Абзаловага 65 яшь.
Нурания Минсәхиевна лаеклы ялга чыкканда, өлкә сәламәтлек саклау системасында эшләү стажы 40 елдан артып киткән була инде. Авылда кем дә әйтә ала: ул намуслы һәм профессиональ табиб, 2015 елда «Профессионал года» өлкә конкурсының «Лучший фельдшер» номинациясендә җиңү яулаган шәхес ул.
Нураниянең хезмәт кенәгәсендә бер генә юл язылган булуына карамастан, башка сәләтләре дә бик күп, ә иҗади күңеле күпкырлы. Беренче чиратта ул — журналист. Аның язмалары өлкә «Социаль газета» һәм «Бердәмлек» газеталарында, «Самар татарлары» журналында, районның «Камышлы хәбәрләре» басмасында һәм сайтларда даими рәвештә чыгып торалар. Ул туган авылының казанышлары, милләт проблемалары һәм инде, әлбәттә, җәмәгать эшлеклесе буларак, соңгы сигез елын багышлаган Сәләй Вагыйзов музее турында язып кына калмый, проблемага башы белән кереп китеп, чишелешен таба белә. Авылында калкып чыккан бер проблеманы да читләп узмый, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында да, авыл табигате һәм мәдәни тормышы турында да эчтәлекле мәкаләләр язып җибәрергә кыенсынмый. Чөнки ул бернәрсәгә дә битараф түгел. Авыл халкының чирләрен, омтылышларын, язмышын һәм хезмәт юлын да бик яхшы белә. Шуңа күрә әдәби конкурсларда да җиңү яулап килә. Мәсәлән, 2013 елда «С чего начинается Родина» конкурсына ул Әлифба авторына багышланган язма җибәргән иде. Ул вакытта «Лауреат» исеме алуга иреште. 2015 елда өлкә җитәкчелеге аның хезмәтен Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте. Анда: «Самара өлкәсендә Татар мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү эшенә керткән өлеше өчен» дип язылган иде. 2019 елда Нурания Абзалованың исеме «Халык тануы» акциясе финалында яңгырады. Аның кандидатурасы «Кечкенә авылларның зур кешеләре» номинациясендә тәкъдим ителгән иде. 2024 елда ул «Фатыйх Мортазин» премиясенә лаек булды.
Лаеклы ялга чыккач та, «авылым!» дип, янып-көеп яшәүче җан ул. Аның үҗәтлеге, Татарстан хөкүмәте һәм Камышлы районы администрациясе тырышлыгы белән ачылган Сәләй Вагыйзов музее, «Иң яхшы туган якны өйрәнү музее» беренче Бөтенроссия конкурсында катнашып, «Музей-мемориал» номинациясендә беренче урынны яулады. Шуннан бирле күпме кунакларны каршы алып, Сәләй Вәгыйзовның аянычлы да, җиңүләргә дә төренгән язмышын сөйләп, һәрберсен ире Фәрхәт һәм үзе җитештергән бал, Байтуган урманнарыннан җыелган үлән чәе белән сыйлап, хәерле юллар теләп озатып кала.
Сәләй Вәгыйзов музее татар җанлы кешеләрне үзенә тартып тора сыман. Музей мөдире читтән килүчеләрне генә түгел, үз авылы халкын да берләштерә. Ераклардан килгән мәртәбәле куналарны каршылаганда авыл хатын-кызлары да аңа ярдәм итәләр, бәлеш – кыстыбыйларын пешереп китерәләр, кунаклар белән аралашалар.
Нурания Минсәхи кызы Абзалованы 15 ноябрьдә тулачак матур юбилее — 65 еллыгы белән котлап, Ходайдан исәнлек-саулык сорап, эшләрендә уңышлар, гаиләсенә тигез гомерләр теләп калабыз.
“Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров,
“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре