Пермь краендагы татарлар күпләп яши торган Барда районы быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан 21-23 ноябрь көннәрендә Татарстанда Пермь краеның Барда районы көннәре уза. Кичә чара Казан шәһәрендә узды, бүген бардалыларны Арча районы каршы алды. Биредә «Саумы, Арча!» дип исемләнгән зур концерт тәкъдим ителде. Шулай ук фойеда күргәзмә дә оештырылган иде.
Тамашачыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләделәр.
-Бүген татар дөньясында әһәмиятле вакыйга, чөнки без ике зур районның очрашуында. Татарстанда телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда Арча районы үрнәк булып торса, илебез күләмендә безнең татар дөньясын Барда районы саклый. Шушы ике үрнәк район үрнәк мөнәсәбәтләр дә төзеделәр. Матур дуслыкны саклап кала алуыгыз өчен рәхмәт сезгә!,- диде Ирек Шәрипов.
Исегезгә төшерәбез, чара кысаларында Барда белән Арча районнары арасында социаль-икътисади хезмәттәшлек турында килешү төзелде.